Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш волонтерлары Олы Полянкадагы олылар интернатындагы якташларыбыз белән күрештеләр

«Туган як» акциясе кысаларында Лаеш районы волонтерлары Алексеевски районы Олы Полянка авылындагы өлкәннәр өчен интернатта яшәүче якташларына килделәр.

Менә инде алты ел бу дуслык дәвам итә. Бүләкләр, концерт, җылы сүзләр —олы яшьтәге кешеләрне бик сөендерде.

— Безне кадерле дуслар кебек каршы алдылар, — дип шәрехләде сәфәрне оештыручы Зөһрә Лезина. — Концерт программасын Рамазан Әхмәтвәлиев «Минем Россиям» җыры белән ачты.

Людмила Ширко «Бәхетне кадерләгез» дигән шигырь укыды. Зөлфия Габдрахманованы да (Кече Елга) җылы каршы алдылар.

Мария Дормидонтова чегән биюенең яңа постановкасын, ә Надежда Шастина рус һәм татар биюләрен башкардылар.

Тыңлаучыларга «С песней по жизни» ансамбле җыр бүләк итте. Ә Любовь Матвеева Светлана Шәрипова сүзләренә җыр башкарды. Шулай ук Илшатны да җылы кабул иттеләр. 

Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Анастасия Сергеева Олы Полянка авылында картлар өчен интернатка баруны оештырырга булышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаеш волонтерлары