Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаешта «Сабантуй» ТОСы сугыш чоры балаларын кунакка чакырды

Традиция буенча, үз микрорайонындагы сугыш балаларын кунакка ТОС рәисе Надежда Генералова чакырды.

— Бу сөйкемле хатын-кызларны мин үз өемдә ел саен чәй эчәргә җыям, пандемияне исәпкә алмаганда, — дип аңлатты Надежда Георгиевна. — Кызганыч, алар елдан-ел кими бара. В. Д. Снигирева килә алмады — аяклары йөрми. Шуңа күрә аның өенә бардык, бүләкләр бирдек. Аның күзләрендә күпме шатлык иде! 

Очрашу пироглар белән чәй эчеп узды. Җырлар, шаяртулар һәм, әлбәттә, сугыш вакытында балаларның авыр тормышы турында истәлекләр белән.

Һәрвакыттагыча минем белән «Вдохновение» клубының волонтерлар командасы бар иде: Зөһрә Лезина, Надежда Шастина һәм Елена Садовникова.

Сугыш балалары өчен тәмле бүләкләрне Казанның «Иман Нуры» мәчете тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы клуб Вдохновение