2023 елның 30 гыйнварында, Казан электр челтәрләреннән шалтыратулар килә башлады.
Алар 1,5-2 сәгать эчендә өйдә булуны сорыйлар. Бу хәлгә дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы, баш дәүләт инспекторы Егор Фомин аңлатма бирә:
- Бернинди оешма белән дә тикшерүләр планлаштырылмый. Бу алдакчылар шалтырата. Уяу булыгыз. Аларны өйләрегезгә һәм квартирларыгызга кертмәгез.
Билгеле булганча, ялган электр челтәре хезмәткәрләре телефон аша очрашу турында сөйләшәләр һәм розеткаларны бушлай тикшерәләр. Тикшерүдән соң 5000 сум таләп итәләр.
Туганнарыгызны һәм якыннарыгызны кисәтегез.
Нет комментариев