«Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатында Татарстаннан 2 меңгә якын укучы һәм студент катнашачак
яңалыклар

«Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатында Татарстаннан 2 меңгә якын укучы һәм студент катнашачак

13 марттан 7 апрельгә кадәр Татарстанда “Профессионаллар» һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионатының региональ этабы нәтиҗәләре узачак, алга таба сайлап алу этапларында һәм чемпионат финалында катнашу өчен республика җыелма командасы төзеләчәк.

"Ярышларны федераль дәрәҗәдә оештыруга караш үзгәрә. Элек төбәк чемпионаты җиңүчеләре сайлап алу ярышларында катнашкан, ә иң яхшылары милли чемпионат финалына киткән. Быел региональ чемпионат призерлары шулай ук регионара сайлап алу ярышлары аша узачак. Ярымфинал төбәкләрдә 1 июньнән 30 июльгә кадәр узачак. Әмма җиңүчеләр, компетенцияләренә карап, берьюлы ике төрле чемпионат финалында катнашачак”, - дип хәбәр итте “Татар-информ" да узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.

Чемпионатның төп бурычы – республика һәм ил икътисадының төрле тармаклары өчен квалификацияле кадрлар әзерләү, дип ассызыклады Поминов.


чемпионат Лаеш районы "Профессионаллар" Бөтенроссия чемпионаты

Нет комментариев