“Россия чаңгы юллары”нда катнашып ГТО билгесен алып була
яңалыклар

“Россия чаңгы юллары”нда катнашып ГТО билгесен алып була

11 февральдә ТРда чаңгы ярышлары узачак. Катнашучылар игътибарына: “Россия чаңгы юллары”нда катнашып ГТО билгесен алырга мөмкинлек була.

Авторның алдан карау.

Илдар Садриев хәбәр иткәнчә, Казанда узышлар  5 мәйданчыкта узачак. “Мирный” чаңгы-биатлон комплекслы мәйданында, яшькә карап чиратлашып “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аерымлык билгесен алырга чыгачак.

Тагын бер яңалык: профессиональ спортчылар беренче тапкыр 5 һәм 10 километрлы стартка чыга.

  • Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга, җитәкчеләргә старт биреләчәк- дип хәбәр бирде Садриев.

Барлык мәйданчыкларда зур мәдәни программа, призлар уйнату һәм башка күңел ачу чаралары әзерләнгән иде, шулай ук иҗат коллективлары чыгышы да бар.


Лаеш районы "Россия чаңгы юллары" ГТО билгесе

Нет комментариев