Бүген, 2023 елның 18 гыйнварында, Рөстәм Минниханов медицина учреждениеләрен автомобильләр белән тәэмин итүгә сертификатлар тапшырды.
Сертификатларны Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов һәм Россия сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко тапшырды. Медикларга 24 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле: «Лада Гранта» җиңел автомобиле, «Газель Некст» микроавтобусы һәм «КАМАЗ»автомобиле базасындагы мобиль медицина комплексы алу өчен сертификатлар тапшырылды.
Нет комментариев