Хәзер Татарстанда 48 җыю пункты эшли.
Фото:"Татар-информ"
Быелның беренче яртысында Татарстан мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр утильләштерү өчен 31 047 кг батарея җыйдылар — бу 2022 елның шул ук чорына караганда өч тапкыр күбрәк. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Җыелган барлык батареялар „Мегаполисресурс“ компанияләр төркеме тарафыннан Чиләбе шәһәренә утильләштерү заводына алып кителде», — дип сөйләделәр табигатьне саклау ведомствосында.
Министрлык 2019 елдан бирле эшкәртелгән ток чыганакларын җыю буенча акция үткәрә. Ул балалар һәм өлкәннәрне КККны аерым җыю процессында катнашуга җәлеп итүгә һәм халыкның эко грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән. Экологик проектны гамәлгә ашырган вакытта республикада 145 тоннадан артык батарея җыелган.
Хәзер Татарстанда 48 җыю пункты эшли. Барлык адресларны да сылтама буенча белергә мөмкин.
Нет комментариев