Быел, ТР Росреестры 2022 елдагы кебек эшен кайнар телефон аша оештыра. Мобилизацияләнгән кешеләр һәм аларның гаиләләре өчен исәпкә алу-теркәү чараларын тизләтелгән рәвештә уздыру өзелми.
Күчемсез милек хокукларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультацияне мобилизацияләнгән һәм аларның гаилә әгъзалары элеккечә кайнар линия телефоны буенча (843) 255 25 71 алырга мөмкин. Шалтыратулар көн саен (шимбә һәм якшәмбедән кала) сәгать 9дан алып 15кә кадәр кабул ителә. Искә төшерәбез, исәпкә алу-теркәү чаралары күрсәтү срогы мобилизацияләнгән кешеләр һәм аларның якын туганнары өчен 1 эш көненә кадәр кыскартылды.
Документлар һәм гаризалар КФҮдә һәм Татарстан Росреестрының теләсә кайсы бүлекчәсендә кабул ителә. Казанда бу: Аванградная урамы 74 , 7 подъезд, Гагарина урамы 103, Ямашев урамы 82, проспект Җиңү урамы 100. Республика районнарында- Татарстан Росреестрының территориаль бүлекләре.
Гаризага нинди документларны теркәргә кирәк
- өлешчә мобилизацияләнгән гаилә әгъзасы белән туганлыкны раслаучы документларның күчермәләре:паспорт, туу турындагы таныклык, никах таныклыгы. -мобилизацияләнгән статусын раслау өчен - повестка яки хәрби комиссариатның башка документы.
Нет комментариев