ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Россия Федерациясенең “Урман хуҗалыгын үстерү” дәүләт программасын һәм “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” федераль проектының “Экология” милли проектын тормышка ашыру турында сөйләде.
Бу проект буенча 2023 елда Татарстанда 59 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак. Алар арасында – 28 урман патруле автомобиле, 1 янгынга каршы тагылма модуль, 14 һава өргече һәм 16 сусаклагыч резервуарлар.
- Соңгы 3 елда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы техника паркы 198 берәмлек техника һәм 1957 берәмлек җиһаз белән тулыланды, - дип сөйләде Рәис Кәлимулла улы. – Бу федераль дәүләт урман контролен, урман саклауны, шулай ук урманны төзекләндерү һәм урманны янгыннан саклау эшләренең нәтиҗәләрен арттырырга мөмкинчелек бирде.
Рәис Гомәров әйтүенчә, бу елны сатып алыначак урман патруле автомобильләре янгын торышын мониторинглау, урманнарда патрульлек итү, урманны законсыз кисү һәм бүтән урман законнарын бозуны кисәтү өчен кулланылачак. Бүтән җиһазлар ачыкланган янгын чыганакларын оператив бетерү кирәк булганда кирәк булачак.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы фотосы.
Нет комментариев