Татарстанда 25 апрельдән сәнәгать балык тотуга  тыю кертелә
яңалыклар

Татарстанда 25 апрельдән сәнәгать балык тотуга тыю кертелә

“Нерест” комплекслы оператив-профилактик операция республикада 25 апрельдән 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Апрельнең соңгы сишәмбесендә Татарстанда балык тотуга чикләүләр үз көченә керәчәк.

Балык заводлары өчен сәнәгать балык тотуны тулысынча тыю каралган. Ә балык тотарга яратучылар өчен чикләүләр белән рөхсәт ителәчәк.

Балыкчыга ярдан гына ике ыргактан артык булмаган бер кармак белән генә балык  тотарга мөмкин булачак.

“Нерест” операциясе вакытында контроль-күзәтчелек чаралары республиканың барлык сулыкларында үткәреләчәк.


Лаеш районы сәнәгать балык тотуга  тыю “Нерест” операциясе

Нет комментариев