Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Владимир Путин киләсе 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте

Россия Президенты тарафыннан имзаланган тиешле указ рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

«Гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан, 2024 елда Россиядә Гаилә елын уздырырга карар итәм», — диелә документта.

Дәүләт башлыгы кушуы буенча 27 декабрьгә кадәр Гаилә елын үткәрү буенча оештыру комитеты төзелергә тиеш, аның рәисе итеп вице-премьер Татьяна Голикова билгеләнде һәм аны үткәрү буенча төп чараларны финанслау чыганаклары билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы 2024 елы Гаилә елы