Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

Бездә нинди көч яшеренүен күз алдына да китерә алмыйбыз

Агата Гайнетдинова: «Өч миллион отмадым, әмма төп приз алмавыма бер дә борчылмадым»

«Мисс Офис» халыкара матурлык бәйгесендә «Яратель» кошчылык фабрикасы секретаре Агата Гайнетдинова да катнашты.
Ул чакта Агата Татарстанны тәкъдим итте һәм без барыбыз аның өчен тавыш бирдек. Шундый конкурсларда катнашуга гариза бирүнең кирәге бармы дигән сорауга Агата (рәсемдә) анда, сәхнә артында ниләр булуы, әзерлекнең ничек баруы һәм моның кызларга нәрсәләр бирүе турында рәхәтләнеп сөйләде.

-Төп приз — өч миллионны отмадым, әмма «Мисс соклану» һәм «Татарстан офис миссы» титуллары алдым, — дип сөйли Агата үзе. — Мин шундый бәхетле, районда яшәүчеләр ярдәмендә финалга чыгу һәм шундый масштаблы проектта катнашу мөмкинлегем барлыкка килде! Мөгаен, бу минем тормышта иң истә калырлык мизгел булгандыр. Беренче көннән үк нон-стоп әзерлек башланды. Төшерүләр, интервьюлар, биюләр, вокал. Сәхнәгә чыгу өчен номерлар әзерләдек. Ике атна киеренке хезмәт! 

Катнашучы кызлар арасында көндәшлек булмады. Оештыручылар беренче көннән үк барлык кызларны дустанә мөнәсәбәткә көйләү өчен барын эшләделәр. Без дуслаштык, бер беребезгә ярдәм иттек. Репетицияләрдән соң биюләре яхшы булган кызлар кыенга туры килүчеләргә булыштылар. Командалы эш! Шоу — бер нәрсә һәм без барысын матур башкарырга тиешбез. Ә ул искткеч шәп чыкты! Башкача була да алмый, чөнки безнең белән ТНТ каналы командасының режиссер-куючылары эшләде.

Һәр катнашучы өчен шәхси үлчәмнәр буенча киемнәр тектеләр, барысы матур утырырга тиеш бит. Мин үземнең соклануларымны сүз белән аңлата да алмыйм! Оештыручылар безне кайгырттылар, җылы мөгамәлә күрсәттеләр. Барыбызны хупладылар һәм берәр нәрсә килеп чыкмаганда юаттылар.
Конкурсының темасы «Мәдәният барлык күренешләрдә» иде. Бәйгедә катнашучыларны бәяләү өчен яхшы тәрбия, белем һәм рухи үсеш нигез булды.

Финал алдыннан генераль репетициядә номерларны сәхнәдә эшләдек, тайминг буенча киемнәрне алыштырырга өлгерергә дә кирәк иде. Финал Мәскәүнең «Планета КВН» яшьләр үзәгендә үтте. Сәхнәгә чыккач, безгә йолдызлы жюри бәя бирүен аңладык. Дулкынлануыбыз бик көчле булды. Конкурсны оештыру дәрәҗәсе югары иде: безне сәхнә артында ярдәмчеләр чын йолдызларча каршыладылар. Алар киенергә булыштылар, макияжны, чәчләрне төзәттеләр.

Бүләкләү этабында бер-беребез өчен чын күңелдән сөендек. Төп призны алмавыма бер дә борчылмадым. Минем өчен катнашу иң зур бүләк булды. «Мисс Офис» минем күңелдә мәңге сакланыр.
Мин конкурс директоры Светлана Бобриковага шундый шаккатмалы проект булдыруы өчер рәхмәтлемен. Ул яхшы һәм киң күңелле кеше, бар кызларны да бер тигез күрде. «Мисс Офис» белән ниндидер конкурс тиңләшә алырмы икән. Ул шундый югары дәрәҗә!

Ул зур рухи үсеш бирде Әзерләнгәндә безгә болай диделәр:" Сез һәрберегездә нинди көч яшеренүен күз алдыгызга да китерә алмыйсыз". Хәзер киләсе елга җыю бара. Мин кызларга гариза бирергә һәм бу искиткеч хис-тойгыларны үзегездә сынап карарга киңәш итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы