Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

Лаеш китапханәсендә нәрсә укырга мөмкин: «Классный журнал»

«Классный журнал«га Лаеш үзәк балалар китапханәсендә язылган. Бу 7-13 яшьлек башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен заманча интерактив журнал.

«Классный журнал» ның һәр саны балалар өчен иң актуаль танып белү һәм үстерү мәгълүматларын үз эченә ала: мультиклардан, компьютер уеннарыннан һәм балалар кинолары яңалыкларын алып фәнни ачышларга, спортка, техникага кадәр.

Уникаль рәсемле геройлар Пантукль һәм Жукабра журнал битләрендә яшиләр, укучыларга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне аңларга ярдәм итәләр. Журналның төп өстенлекләре — аудитория белән даими аралашу, сорауларга җавап бирү, укучылар хатларларын бастырып чыгару, күпсанлы һәм төрле конкурслар.

«Классный журнал» ның һәр саны билгеле бер темага таяна. Журналның рубрикалары: «Яңалыклар», «Серләр», «Хайваннар турында» , «Классная Россия».

Журналны Лаеш үзәк китапханәсенең балалар уку залында укыгыз.

Фото: Н. Кукарина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш үзәк китапханәсе