Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

«Минем йорт хайваным — шаян» бәйгесе тәмамланды, җиңүчеләрне игълан итәбез

Хөрмәтле укучылар! Без «Минем йорт хайваным — шаян!» конкурсының тәмамлануын игълан итәбез.

Исегезгә төшерәбез, без сезнең яраткан йорт хайваннарыгызның фотоларын кабул иттек һәм рәхәтләнеп карадык. Алар барысы да сөйкемле. Ләкин конкурс — конкурс инде.

Финал тавыш бирү җиңүчеләрнең урыннарын түбәндәгечә бүлде.

Чихуахуа Ева һәм аның хуҗабикәсе Дания Гыйзатуллина 634 тавыш җыеп, безнең конкурста абсолют җиңүче булдылар. 378 тавыш җыйган эт Граф хуҗасы Алина Макарова бераз калыша. Өченче урында, 222 җанатар тавышы ярдәмендә Мия мәчесе, хуҗалары Лиля һәм Руслан.

Без барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм 20 сентябрьдә газета редакциясенә бүләкләр тапшыруга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Лаеш районы