Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

Салым — авыр йөк түгел, ә үзең турында кайгырту

Салымнар түләр чак җитте. Бу дәүләт бюджетын тулыландыруның төп чыганагы булган бушлай түләүләр.

Бер кем дә салым түләргә яратмый, әмма үзебез яшәгән вакытны истә тоту зарур. Хәрби хәрәкәтләр барган шартларда илебезгә җиңел түгел. Үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтәп, салымнарны түләп без үзебезне ватанпәрвәрләр дип саный алабыз. Мин шулай уйлыйм.

Без җир, милек һәм транспорт салымы түләргә тиешбез. Физик затларның җир һәм милек салымнарыннан җыелган акчалар тулысынча авыл җирлекләре һәм шәһәр бюджетына күчә. Алар безнең кирәк-яракка тотыла. Юлларны ремонтлау, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү, сәламәтлек саклау тармагын үстерү һәм нормаль яшәеш өчен кирәк нәрсәләрне яхшырту кирәклеген бар кеше аңлый, белә. Ә менә транспорт салымы Татарстан Республикасы бюджетына китә. Шул исәптән, ул да сезнең белән безнең хакта кайгырта. Менә шуңа күрә, салымның авыр йөк булмавы, ә үзебез турында үзебез кайгыртуыбыз ачык күренә.

Без Лаеш районы финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Галиеваның бүгенге көндг районда салымнар түләү буенча хәлне аңлатып китүен сорадык.

-2022 ел өчен безнең район буенча милек салымы 214 468 мең сум исәпләнгән, бу узган елдагыдан 11 процентка артык. Россиядә сентябрьдән салым белдермәләре җибәрелә башлады. Россия салым хезмәте сайтында «шәхси кабинеты» булган "Дәүләт хезмәтләре«ннән файдаланучыларга мондый мәгълүмат электрон рәвештә килә. Салым түләү турында белдермә килмәгәндә яшәү урыны буенча яки милек исәптә торган урын буенча салым органнарына мөрәҗәгать итү кирәк. Лаеш районында яшәүчеләр өчен бу — Казан, Гарифьянов урамы, 4 йорт адресы буенча урнашкан № 4 салым инспекциясе.

Салымнарны «Налоги ФЛ» мобильле өстәмә аша, Россия ФНС сайтында «физик затлар өчен шәхси кабинетта», шул ук сайтта «Уплата налогов и пошлин» сервисы ярдәмендә түләргә була. Шулай ук дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан, түләү терминалларыннан файдаланырга мөмкин, банкларга, почта бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә була.
Ә инде салымнарны агымдагы елның 1 декабренә кадәр түләргә өлгермәсә гез яки теләмәсәгез сезгә түлисе суммадан пенялар исәпләнә.

Безнең айдан әзрәк вакыт калып бара. Үз гражданлык бурычыңны үтәргә вакыт бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Салым — авыр йөк түгел, ә үзең турында кайгырту