Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

1 гыйнвардан кемнәрнең хезмәт хакы артачак?

Эш хакы 9,8 процентка үсәчәк.

2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бюджеттан тыш сектор өчен минималь хезмәт хакы күләме 22020 сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, минималь хезмәт хакы минималь куллану бюджетының 100 проценты кадәр була. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Ул республикада өч яклы килешү гамәлдә булуын искәртте — «эш бирүче, хөкүмәт, хезмәткәр исеменнән профсоюз минималь хезмәт хакы турында килешә». «Бюджеттан тыш сектор өчен — бюджеттан тыш эш бирүчеләр өчен мәҗбүри булганы — ул 2024 елның 1 гыйнварыннан 22020 сум», — дип төгәллек кертте министр.

«Минималь хезмәт хакы — минималь куллану бюджетының 100 проценты диярлек. Без республикада беренче тапкыр минималь куллану бюджетын һәм минималь хезмәт хакын тигезләүгә килдек», — диде Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы хезмәт хакы Минималь хезмәт хакы