2023 елның җәе. Габишево балалары өчен мәктәп яны лагере ачылды
яңалыклар

2023 елның җәе. Габишево балалары өчен мәктәп яны лагере ачылды

2023 елның 5 июнендә “Солнышко” мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты.

Ул М. А. Гареев исемендәге Габишево урта мәктәбендә эшли. Беренче көнне балалар “Таныш булыйк” тренингын үткәрделәр һәм “Җәй – иң яхшы уен” квест уенын уйнадылар. Иртә, әлбәттә, зарядкадан башланды.

Ә сезнең балаларыгыз ничек ял итә? Җәйге каникулда  булган буш вакытларын ничек уздырачаклар?

Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызга юл йөрү кагыйдәләрен һәм су коенганда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген искә төшерергә онытмагыз. Җәй вакыйгаларсыз узсын!


Габишево Лаеш районы балалар лагерьлары

Нет комментариев