3 апрельдән татарстанлылар җәмәгать судьяларының суд участокларына онлайн языла алачак
яңалыклар

3 апрельдән татарстанлылар җәмәгать судьяларының суд участокларына онлайн языла алачак

ТР Дәүләт хезмәтләре аша язу мөмкин булачак, чөнки җәмәгать судьяларының барлык 190 суд участогында “Электрон чират” сервисы эшли башлаячак.

Авторның превьюсы.

Суд белгеченә онлайн язылу  2023 елның 3 апрелендә башлана.

“Электрон чират” сервисы аша түбәндәге хезмәтләргә язылырга мөмкин булачак: эш материаллары белән танышу, суд акты һәм законлы көченә керү билгесе белән суд акты бирү, архивтан башкару кәгазе яки документлар алу.

Җәмәгать судьясының суд участогына онлайн ничек язылырга:

- Дәүләт хезмәтләре порталына керергә;

- ТР Дәүләт хезмәтләре порталының старт битендә “Правосудие онлайн” бүлегенә күчергә;

- “Запись на прием в суд”ка басырга;

- кирәкле суд районын һәм суд участогы номерын күрсәтергә.

Гражданнарны алдан язылмыйча кабул итү чират тәртибендә сакланачак.


Лаеш районы “Электрон чират” Дәүләт хезмәтләре порталы

Нет комментариев