Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Ачык ишекләр көнендә Лаеш техникумына 60ка якын укучы килде

2023 елның 23 декабрендә Лаеш техник-икътисад техникумы Лаеш районы өлкән сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне үткәрде.

ЛТЭТ белән танышырга Лаешның 1 нче гимназиясеннән 40 кеше, Каипы мәктәбеннән 15 укучы һәм башка мәктәпләрдән биш кеше килде.

Укытучылар һәм студентлар булачак абитуриентларга ЛТЭТта нинди белгечлекләр алырга мөмкин булуы, 2024/2025 уку елында «Юриспруденция» бүлеген ачу планнары турында сөйләделәр.

Укучыларга техникум аудиториясен һәм уку процессында кулланыла торган җиһазларны күрсәттеләр. Укудан буш вакытта нинди иҗат берләшмәләрендә һәм спорт секцияләрендә шөгыльләнергә мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр.

Ә очрашу Яңа ел алдыннан булганлыктан, ул матур чыршы янында әйлән-бәйлән белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЛТЭТ Лаеш районы Ачык ишекләр көне