Агросәнәгать оешмалары арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узачак
яңалыклар

Агросәнәгать оешмалары арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узачак

3 апрельдән 7 апрельга кадәр Татарстан авыл хуҗалык предприятияләре арасында 2023 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс планлаштырылган.

Авторның превьюсы

Әзерлекне бәяләү өчен һәр район өчен комиссия оештырылачак, анда республиканың  белгечләре һәм агросәнәгать җитәкчеләре керәчәк. Язгы кыр кампаниясенә әзерлек бәясе билгеле бер күрсәткечләр буенча балл белән биреләчәк. Техниканың һәм авыл хуҗалыгы машиналарының язгы кыр эшләренә әзерлегенә, хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә, дәүләт техник каравын узуга игътибар итәчәкләр.

Тикшерү көнендә предприятиенең бөтен техникасы мәйданчыкта бер линейкага куелачак.

Тикшерүләр ахырында республика агросәнәгать комплексының өч оешмасы җиңүче дип аталачак.

Белешмә өчен

Республикада язгы кыр эшләре март уртасында башланды. Хәзер чәчүгә әзерлек бара. Авыл хуҗалыгы культураларының чәчү материалы кертелә һәм тикшерелә.


конкурс Лаеш районы Агросәнәгать оешмалары

Нет комментариев