Республикада кешеләрнең көрән аюлар белән очрашу очраклары ешайды.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәркемгә истә тотарга кирәк булган берничә киңәш бирә:
— Ерткыч белән очрашканда паникага бирелмәскә, аның күзләренә карамаска тырышырга (ул моны сезнең яктан агрессия дип кабул итә) һәм акрынлап читкә китәргә;
— Йөгерергә һәм җанварга аркаңны борырга ярамый, аны кискен тавышлар белән куарга тырышырга кирәк;
— Азык калдыкларын вакытлыча яшәү урыны — палатка, аучылык йорты, пикник урынында калдырырга ярамый. Лагерьларны ачык, күзәтерлек урынга урнаштырыгыз.
Көрән аю Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Аны аулау катгый тыела. Бу таләпне бозу җинаять булып санала.
Нет комментариев