Авиамониторинг республиканың бөтен урман фондын колачлый
яңалыклар

Авиамониторинг республиканың бөтен урман фондын колачлый

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урманнарны авиапатрульләүнең ничек үткәрелүе турында сөйләделәр.

— Авиация мониторингы — янгыннарны ачыклауның нәтиҗәле ысулларының берсе, — дип шәрехләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. Барлыгы 4 маршрут расланган, аларның гомуми озынлыгы 2290 километр тәшкил итә. Янгын куркынычы сезоны башланганнан бирле урманнарда 187 очыш сәгате дәвамлылыгында 30 авиапатруль үткәрелгән.

Илгизәр Наил улы әйтүенчә, быел 334 очыш сәгате каралган. Бу узган елдан 20% ка күбрәк. Авиамониторинг 1,2 миллион гектар мәйданны — республиканың бөтен урман фондын диярлек үз эченә ала.

Урманнарны авиация патруле «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.

Фото: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте


Лаеш районы Урман хуҗалыгы

Нет комментариев