Баскетбол. УНИКС тарихта беренче тапкыр ил чемпионы булды
яңалыклар

Баскетбол. УНИКС тарихта беренче тапкыр ил чемпионы булды

ВТБ Бердәм лигасы финалы Казан баскетболчыларының җиңүе белән тәмамланды.

УНИКС һәм Краснодарның «Локомотив-Кубань» командасы арасындагы матчы Баскет-Холлда 7 мең тамашачы катнашында узды. Казанлылар беренче минуттан ук 10-12 очко белән  өстенлек  ала һәм аны матч ахырына кадәр диярлек тота. Йомгаклау счеты 98:89 казанлылар файдасына. Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып Македониянең Уникс уенчысы Ненад Димитриевич булды, ул 34 очко җыйды.

Элегрәк УНИКС 6 тапкыр көмеш һәм 8 тапкыр бронза медаль яулаган.

Фото: УНИКС БК матбугат хезмәте.


баскетбол УНИКС Лаеш районы

Нет комментариев