«Белогорье» яшьләр үзәгендә «Беренчеләр хәрәкәте» сафларына кабул итү тантанасы булды.
«Беренчеләр хәрәкәте» яңа иҗтимагый оешмасына кушылырга теләгән лаешлылар үзләренең беренче тантаналы җыелышына җыелдылар.
Активистларны сәламләргә Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов та килде.
Ул балаларга балачагы һәм яшьлеге елларында булган иҗтимагый оешмалар турында сөйләде. Илдус Фатыйх улы яңа иҗтимагый оешмага берләшкән яшьләрнең тормышы күпкә кызыклырак һәм тулырак булачак, яшь буында игелек һәм үзара ярдәмләшү кебек сыйфатлар формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде.
Беренчеләр сафларына керү традициясе фикердәшләр арасында якынаюны, танышуны, күкрәккә фирма значокларын кадауны, кулларына махсус беләзекләр киюне күздә тота. Бу яңа яшьләр хәрәкәтенең атрибутикасы, без аның турында газетабызның соңгы санында сөйләдек.
Балалар девизларын кабатладылар, «Беренчеләр хәрәкәте» биюен башкардылар, фотога төштеләр. Бу яңа дуслык һәм игелекле эшләргә башлангыч биргән күңелле формаль булмаган аралашу иде.
Лаеш районы Башлыгы Илдус Зариповны да «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасының мактаулы әгъзасы итеп кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев