Экология буенча агитбригадалар республика конкурсының җиңүчеләре билгеле булды
яңалыклар

Экология буенча агитбригадалар республика конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

Без сезгә Никольски урта мәктәбе базасында үткән халыкара Җир көнен бәйрәм итүгә багышланган “Әйдәгез, планетаны бергә саклыйк!” экологлар слеты турында сөйләгән идек.

Узган конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеле булды. 18 команда ике яшь категориясендә чыгыш ясады (9-11 яшь, 12-15 яшь).

9-11 яшь категориясендә беренче урынны "Никольски урта гомуми белем бирү мәктәбе" яшь экологлары алды. Икенче урында - "Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбе", өченчедә - Мамадыш районының "Зверосовхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе" һәм Казан шәһәренең "күп профильле 187 лицее" .

Олы яшьтәге укучылар арасында урыннар түбәндәгечә бүленгән. 1 нче урында - Казан шәһәренең 6 нчы гимназиясе, икенче урында - Мамадыш шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм өченче урынны берничә катнашучы бүлеште: "Габишево урта гомуми белем бирү мәктәбе", Лаеш районының "Никольски урта гомуми белем бирү мәктәбе", Теләче районының "Шадкино урта гомуми белем бирү мәктәбе".

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

 


Лаеш районы Никольски урта мәктәбе Экология буенча агитбригадалар республика конкурсы

Нет комментариев