Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Ел башыннан Татарстанда каршы як полосага чыгу сәбәпле 218 юл-транспорт һәлакәте булган

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов хәбәр иткәнчә, ел башыннан бу сәбәптән Татарстанда 71 кеше һәлак булган, тагын 345 кеше җәрәхәтләнгән.

Рөстәм Гарипов билгеләп үткәнчә, автоинспекторлар каршы юлга чыгу белән бәйле 16 меңнән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны туктаткан, шуларның 359ы — кабат бозулар.

Ведомствода искә төшергәнчә, мондый бозуны беренче тапкыр кылган кешеләр өчен 5 мең сум күләмендә штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный. Кабат бозу очрагында бер елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.

Шуннан соң машина йөртүчеләргә җинаять җаваплылыгы, 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, шулай ук автомобильләрен конфискацияләү яный.

Узып китүне башлар алдыннан, шофер ул чыгарга җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек ераклыкта ирекле булуына һәм узып китү процессында ул юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауламавына һәм куркыныч тудырмаячагына инанырга тиеш.

«Уйламыйча эш итү сезне һәм тирә-юньдәге кешеләрне тормыштан мәхрүм итәргә мөмкин», — дип билгеләде Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юл хәрәкәте кагыйдәләре «Юл хәрәкәте иминлеге»