Форум — цифрлы үсеш өлкәсендә көнүзәк бурычларга юнәлеш тоткан нәтиҗәле һәм сорау зур булган мәйданчык
Лаеш районындагы «Казан-Экспо» терминалы Kazan Digital Week-2023 халыкара форумын һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә DigitalSkills-2023 V тармак чемпионатын кабул итте
Ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул Kazan Digital Weekның федераль статус алуын билгеләп үтте. Моның өчен Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга рәхмәт әйтте. Цифрлаштыру мәсьәләләренә аеруча игътибар бирелүен искәртте.
Россия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев әйтеп киткәнчә, «катнашучылар һәм экспонент-компанияләр саны елдан-ел арта. Бу инде бездә цифрлаштыруның темп алуын күрсәтә. Иң мөһиме — бу мәйданчыкта тармакның барлык яңа трендлары тикшерелә. Татарстанга бу чараны оештырулары өчен рәхмәт».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев