Бу яшьләр өчен үз идеяларын тормышка ашыру һәм һөнәри үзбилгеләнү өчен искиткеч мөмкинлек.
Фотода Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.
Иң популяр юнәлешләр булып иҗади инициативалар, сәламәт яшәү рәвеше һәм патриотик тәрбия тора. Мисал итеп Чистай районының “Үзебезнекеләр арасында” проектын китерергә мөмкин. Ул үз эченә студентлар белән уеннар, дискуссияләр, тренинглар форматында “Аралашу баскычлары” дәресләр циклын ала. “Сәламәт яшәү рәвешен хуплау яшьләр инициативасы” номинациясендә Чаллыдан “На пульсе” мәгърифәтчелек проекты кызыклы. Аны гамәлгә ашырганда медицина белеме булмаган яшьләр бәхетсезлек очракларында, көнкүрештә, эштә, ял итүдә һәм башка урыннарда барлыкка килгән төрле авырулар һәм хәлләр кискенләшкәндә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәчәк.
Белешмә өчен
- Җиңүчеләр үз проектларын тормышка ашыру өчен 300 мең сумга кадәр акча алачак.
- Хәзер проектларны экспертлар җәмәгатьчелеге бәяли.
- Җиңүчеләрнең исемнәре апрель аенда билгеле булачак.
- Физик затлар өчен ТР Яшьләр министрлыгы грантлары конкурсы ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә
Нет комментариев