Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты гамәлгә ашырыла. Әйтик, Новошешминск - «Шереметьевка-Кармалы» автомобиль юлының 12,5 км 12,9 км һәм 15,3 км 18,5 км участокларында капиталь ремонт тәмамланды.
Моның өчен республика бюджетыннан 15 млн. сумнан артык, федераль бюджеттан 63 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Ремонтлана торган юл участогының озынлыгы 3,6 км. Биредә узган ел асфальт – бетон япма җәелгән. Ә хәзер өске катламны асфальт-бетон белән каплыйлар. Юл кырыйларын ныгыталар, юл хәрәкәтен оештыруның техник чараларын урнаштыралар. Юл билгеләре турында да онытмаячаклар. Ноябрь ахырында барлык эшләр тәмамланачак һәм автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен ачык булачак.
Белешмә өчен.
Быел «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 133 объектта ремонт эшләре планлаштырылган.
Нет комментариев