Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Яңа ел алдыннан КМИЗ компанияләр төркеме Лаеш үзәк район хастаханәсенә медицина коралы салынган 32 коробка бүләк итте

Кичә Лаеш үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсе бинасында хастаханәнең медицина персоналы һәм Казан медицина-инструменталь заводы хезмәткәрләре очрашты, аның мәйданчыгы Лаеш районының Хәерби авылында урнашкан.

Яңа ел алдыннан КМИЗ «Татарстан хастаханәләренә безнең ярдәм» хәйрия проектын башлап җибәрде. Татарстанның җиде районы хастаханәләренә җитештерүчеләр үзләре җитештергән бер тапкыр кулланыла торган медицина эшләнмәләрен бүләк иттеләр. Беренче чиратта Лаеш медикларын котладылар. Белгечләргә гинекология җыелмалары, көзгеләр, пинцетлар, анализлар өчен җыелмалар һәм үз ассортиментындагы башка төр әйберләр тәкъдим иттеләр.

Медицина хезмәткәрләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, предприятие директоры Рәфкать Галимуллин барысына да «могҗизалар булсын, ә безнең хыяллар һәрвакыт тормышка ашсын» дип теләде. Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова спонсорларга кыйммәтле һәм пациентларга бик кирәкле бүләкләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм якынлашып килүче 2024 ел белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы КМИЗ Лаеш үзәк район хастаханәсе