Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Яңа уку елында Татарстанда өч яңа мәктәп ачылды

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр иткәнчә, бу дәүләт-хосусый партнерлык (ДЧП) ярдәмендә мөмкин булды.

Казанда, Чаллыда һәм Арча районында ачылган өч мәктәп концессия килешүләре буенча төзелгән. Узган ел РФ Мәгариф министрлыгына концессия килешүләре механизмын кулланып «мәгарифне үстерү» федераль дәүләт программасы кысаларында мәктәпләр төзү буенча сайлап алуның өченче дулкынында катнашу өчен гаризалар бирелде.

ТР инвестицион үсеш агентлыгы мәктәпләр төзелешен мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә гамәлгә ашыру максатыннан зур эш башкарды. Проектлар Агентлык кул астында булды — хокукый һәм финанс экспертизасы, объектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышу һәм башкалар гамәлгә ашырылды..

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәпләрне ачу тантанасында катнашты. Шулай ук ВКС режимында Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов һәм ВЭБ. РФ Дәүләт Үсеш Корпорациясе рәисе Игорь Шувалов катнашты.

Фото: ТР инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы яңа мәктәп