9 февральдә әбүнәчеләр арасында 16 бүләк уйнатылды: телевизор, электр ит-тарткыч, вертикаль пылесос, электр грильләр, икмәк мичләре, термопатлар, тонометрлар һәм үтүкләр уйнатылды.
Акциянең төп бүләге – кар көри торган җайланма.
Татарстанның барлык районнарыннан, шулай ук Әстерхан өлкәсе, Мәскәү, Төмән өлкәсе, Башкортстан, Красноярск, Самара, Оренбург һәм Ростов өлкәсеннән барлыгы 674 гариза килгән. Зур приз – электр ит-тарткычны Лаеш районында яшәүче Гинатуллина Ф. Л. Откан. Безнең әбүнәчене зур бүләге белән котлыйбыз!
Нет комментариев