Казан май комбинаты Идел буе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен фермер көннәре үткәрде
Чараларда 200дән артык фермер, төбәк министрлыклары, агрокомпанияләр һәм холдинглар вәкилләре, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары белән тәэмин итүчеләр катнашты.
Быел Казан май комбинаты авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре белән меңнән артык турыдан-туры килешү төзеде һәм Идел буе төбәкләреннән: Татарстан, Башкортостан, Ульяновск, Оренбург, Саратов өлкәләреннән 1 миллион тоннага якын май орлыгы сатып алды.
Соңгы 15 елда Татарстан көнбагыш һәм рапс җитештерүнең моңарчы күрелмәгән үсешен күрсәтте, бу культураларның гомуми җитештерү күләме сезонда ярты миллион тоннага җитте. Киләсе сезонда үсемлек майлары һәм шрот җитештерүдә уңай динамика фаразлана. Мәсәлән, 2023 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча комбинатта көнбагыш мае җитештерү 16% ка, рапс мае җитештерү 6 тапкырдан артыгракка артты.
Фото: laishevo official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев