Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк
Татарстан башкаласы Башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 54 миллион сумлык продукция сатып алынган
Казан базарларында 9 сентябрьдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. Бу хакта шәһәр Мэриясендә узган «Эшлекле дүшәмбе» дә Казан Башкарма комитетының кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылянов хәбәр итте. Руслан Фәрит улы:- Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казан халкына социаль юнәлешле бәяләр буенча азык-төлек товарлары тәкъдим итә, алар ваклап сатудан уртача 15% ка түбәнрәк, — дип өстәде. Сәүдә Казанның барлык районнарында — 14 мәйданчыкта оештырылган. Ярминкәләрдә ТРның 22 районы һәм республиканың агросәнәгать комплексының 16 оешмасы вәкилләре катнаша.
Фото: ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев