Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Казанга бөкеләрсез барып җитәрбез

Сокуры авылын әйләнеп үтә торган юл төзелеше башланды.

Юл дүрт полосалы булачак. Проект буенча ике күпер, алты юл үткәгеч, төрле дәрәҗәдәге дүрт транспорт чишелеше һәм ике борылып төшү урыны төзеләчәк. Авыл хуҗалыгы техникасы үтү өчен алты җир өстеннән үтү урыны булачак. Олы Кабан, Сокуры, Державино, Тургай, Каипы, авылларында яшәүчеләр өчен 12 автобус тукталышы һәм аларга җәяүле сукмаклар ясаячаклар. Торак пунктлар буйлап 9 км чамасы тавышлардан саклаучы экран урнаштырылачак.

Казан-Оренбург юлының тыгыз булуы сәбәпле проектны вакытыннан алдан тормышка ашыра башладылар. Үзгәртеп корылачак участокта гына да хәрәкәтнең интенсивлыгы тәүлегенә 20 мең автомобильдән артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сокуры Лаеш районы