Кече Елга авыл җирлеге узган елга йомгак ясый
яңалыклар

Кече Елга авыл җирлеге узган елга йомгак ясый

Гадәттәгечә район хакимияте һәм җирле үзидарә вәкилләре белән очрашу җирле җитештерүчеләрнең гамәли иҗат һәм товарлары күргәзмәсеннән башланды. Шунда ук укучыларның грамоталары да тәкъдим ителде, ә алар 2022 елда әз түгел. Иҗади талантларын авыл халкы концертта күрсәтте. Аннары чыгышлар башланды.

Хисап доклады белән җирлек башлыгы Рәсим Хисамов чыгыш ясады.

Ул территорияләрне төзекләндерү буенча зур эш башкарылуын, халык белән бергә даими рәвештә өмәләр узуын билгеләп үтте. Чүп җыю өчен яңа евро-контейнерлар урнаштырылган.

Шуран авылында су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде- суэтем башнясы куелды. Полянка авылында урам колонкасы куелды.

Кече Елга авыл җирлеге составына 3 торак пункт керә: Кече Елга, Шуран, Полянка авыллары.

Ләкин проблемалы урыннар да бар. Шулай итеп җирлектә суүткәргечнең тузуы 50% тәшкил итә. Ә бу хезмәтләрнең сыйфатына йогынты ясый, акча салуны таләп итә. Челтәрләрне реконструкцияләү үзара салым акчалары хисабына эшләнә.

Бу елны Шуран авылында суүткәргеч челтәрләрен реконструкцияләү, Кече Елгада чокырларны ямау һәм урам яктырткычлары кую планлаштырыла. Шуран авылына -мәдәният йорты кирәк, ә Кече Елга мәдәният йортына - тиз интернет.

Район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова 2023 ел Россиядә Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Педагог һәм остаз елы, ә Татарстанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы дип игълан ителүен искәртте. Ул укытучыларга һәм мәдәният хезмәткәрләренә бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәклеген искәртте.

Шулай ук район үзәк хастаханәсе баш табибы Елена Коробова, Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Виталий Германов һәм башкаларның чыгышлары тыңланды.

  • Мондый очрашулар кирәк,- дип үз фикерен әйтте Кече Елга авыл җирлеге халкы. – Без турыдан туры район җитәкчелеге белән аралашабыз, үзебезне борчыган сорауларга җавап алабыз. Бу безнең авылның алга таба үсәчәгенә ышаныч бирә.

Лаеш районы кече елга Хисап доклады

Нет комментариев