Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Команда-штаб өйрәнүләре Лаеш районында 2-6 октябрьдә узачак

Бу масштаблы чарада гражданнар оборонасы һәм эвакуация органнары, халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча белгечләр катнашачак.

3 октябрьдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча барлык уку чаралары Лаеш районы предприятиеләренең берсендә узачак. Ә 4 октябрьдә бөтен ил буенча халыкка хәбәр итү системаларын планлы тикшерү үткәреләчәк. 10 сәгать 40 минуттан 10 сәгать 43 минутка кадәр бөтен җирдә хәбәр итү системалары эшли башлый. 

Калган көннәрдә бөтен район буенча эвакуация органнары эше белән бәйле чаралар эшләнәчәк. Шуңа бәйле рәвештә шәһәр һәм торак пункт юлларында махсус техника, янгын сүндерү машиналары, ашыгыч ярдәм машиналары йөриячәк.

Орел һәм Комлы Ковали авыл җирлекләре территориясендә урман янгыннарын сүндерү белән бәйле уйдырма ситуацияне җиңү эшен башкарып чыгарга кирәк булачак.

Лаеш районында яшәүчеләрнең барысыннан да тынычлык һәм уяулык саклауларын сорыйбыз, чөнки бу бары тик планлы укулар гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы гадәттән тыш хәлләр Команда-штаб өйрәнүләре