Көнүзәк хокукый яңалыклар
яңалыклар

Көнүзәк хокукый яңалыклар

Тәҗрибәле юристлардан законнардагы яңалыкларны күзәтү

Россия мәктәпләренә башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен кайтаралар. Киләсе уку елыннан россия мәктәпләрендә башлангыч хәрби әзерлек буенча курслар барлыкка киләчәк, - дип хәбәр итте мәгариф министры Сергей Кравцов. Бу уку программасын эшләү турында “Гадел Россия – Гаделлек өчен” фракциясе башлыгы Сергей Миронов министрлыгы җавабыннан да билгеле булды. Депутат үзе “дошманга каршы тору ихтималы булуга гражданнарны планлы әзерләү”не күтәрү яклы. Саклау министрлыгы инициативаны тулысынча яклады.

Дәүләт Думасында СВО зонасыннан кайткан хәрбиләрне җайлаштыру буенча тыңлаулар булачак. Дәүләт Думасы советы 12 декабрьдә махсус хәрби операция зонасыннан кайткан хәрби хезмәткәрләрне адаптацияләү мәсьәләләре буенча парламент тыңлаулары үткәрүне раслады. Бу хакта яшьләр сәясәте буенча Дума комитеты башлыгы Артем Метелев хәбәр итте. Дәүләт Думасы советы “Махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хезмәткәрләрне җайлаштыруның проблемалы сораулары һәм яшьләр мохитендә хәрби-патриотик эшләр сыйфатын күтәрү буенча чаралар” темасына парламент тыңлауларын үткәрүне раслады.

Мобилизацияләнүчеләр гаиләләре өчен “бер тәрәзә” системасын булдыруны анонслады. СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә тиешле ташламаларны эшләү һәм алар турында мәгълүматларны бер урында алып булачак. “Бер тәрәзә” принцибы мондый тәртиптә эшлиячәк – гаилә әгъзаларына документлар һәм белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә җыярга туры килмәячәк – алар автомат төстә төрле ведомстволардан соралачак һәм бер тәрәзәдә тупланачак.

-Хәзер “Бердәм Россия” партиясе халык программасы буенча төбәкләрдә күп функцияле гаилә үзәкләре, гаилә МФЦлары төзелә. Без мобилизацияләнүчеләргә ярдәм формасын махсус модуль белән кертү зарур дип уйлыйбыз. Һәр гаилә килеп барлык мәсьәләләрне тиз арада хәл итә алсын. Документлар әйләнеше буенча барлык эшне ведомствоара, ведомство эчендә эшчәнлек үзенә алырга тиеш”, - дип сөйләде РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Анна Кузнецова.

Хәрби билетта белгечлекне сызганнар һәм яңаны язганнар. Бу дөресме? Беренчел хәрби исәпкә куйганда хәрби-исәп белгечлеге (ВУС) номеры хәрби билетта күрсәтелә. ВУС үзгәргәндә яңа белгечлек номеры тутырылган графадан соң икенче юлга языла. ВУС хәрби бурычлы яңа ВУСка ярашлы тиешле белем яки белгечлек алганда гына үзгәрә.

Хезмәт министрлыгы эш бирүчегә мобилизацияләнүче белән хезмәт килешүен ничек туктату турында сөйләде.

1.Эшчән хәрби комиссариаттан мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру повесткасы күчермәсен алып килә.

2. Эш бирүче хезмәт килешүен туктату турында боерык яза (өстәмә килешүләр таләп ителми). Боерык нигезендә бухгалтерия исәп-хисап ясый.

Ипотека һәм кредитлар белән нишләргә?

Хәзерге вакытта бу мәсьәлә № 196743-8 “ Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон проекты рәвешендә карауда. Дәүләт Думасына кыен тормыш хәлендә калган гражданнар хокуклары турында, кредит килешүе буенча бурычларны түләүдә түләү сәләтен торгызганчы алты айга ташламалы чор алу турында закон проектына кертелде. Шулай ук мәкалә башында күрсәтелгәнчә, №199777-8 федераль законы проекты кертелде, аңа ярашлы төстә хәрби хезмәткәр һәлак булган очракта кредит йөкләмәләре туктатыла.


Лаеш районы камская новь кама ягы Көнүзәк хокукый яңалыклар

Нет комментариев