Кукмара районына мәктәп урманчылыклары слетына йөзгә якын укучы киләчәк
яңалыклар

Кукмара районына мәктәп урманчылыклары слетына йөзгә якын укучы киләчәк

Алар 31 мәктәп урманчылыгын тәкъдим итәчәк. Слетта катнашучыларга иң яхшы урманчылар исеме өчен көрәшергә туры киләчәк.

Лубянск урман-техник көллияте базасында бүген «Урман цифрлы викторинасы» интерактив интеллектуаль уены һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган музыкаль-күңел ачу программасы узачак.

Икенче көнне слетны ачу тантанасы була, аннан соң яшь урманчылар эссе язачаклар, үсемлекләрнең төрен һәм яшен билгеләү, кошларның төрен, урманның төрле корткычларын билгеләү, җирлектә ориентлашу һәм башка дисциплиналарда осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Белгечләр слетта катнашучыларга урман төзелеше планшетларын күрсәтәчәкләр, электрон микроскоп белән кулланырга өйрәтәчәкләр, урман тармагындагы соңгы фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре турында сөйләячәкләр һәм төрле мастер-класслар үткәрәчәкләр.

ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендәге урман» VI слетына йомгак ясау һәм бүләкләү 28 июльдә узачак.


Лаеш районы мәктәп урманчылыклары слеты

Нет комментариев