Лаеш аграрийларын кырларда һәм бакчаларда кимерүчеләр таралуы турында кисәтәләр
Россельхозцентрның Татарстан филиалы белгечләре көзге культураларны тычкан сыман кимерүчеләр белән тулу дәрәҗәсен тикшерделәр.
Тычкан сыман кимерүчеләрнең оялары 2024 ел уңышы өчен көзге арыш чәчүлекләрендә ачыклана. Зыян китерүчеләр саны тирбәлә. Ул гектарына уртача 4 оя чокыр тәшкил итә. Әмма учреждение белгечләре көзнең беренче айларында бу күрсәткечнең артуын кире какмый.
— Сентябрь-октябрь айларындагы җылы һава торышы һәм азык базасы булу тычкан сыман кимерүчеләрнең үрчүенә, аларның көзге бөртекле культураларда урнашуына һәм зарар китерүенә ярдәм итәчәк, — дип саный «Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.
Көзге бөртекле культуралардан тыш, 1,8 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәр дә тикшерелде. Тычкан сыман кимерүчеләрнең оялары 410 гектарда ачыкланган, гектарына уртача 16 торак оя.
Белгечләр әйтүенчә, бу корткычларның көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрендә күпләп үрчүе уңышның 10-50% югалтуына китерергә мөмкин. Көзге культуралар чәчүлекләрендә, бакчаларда гектарына 30 торак оя, күпьеллык үләннәрдә гектарына 70 торак оя зарарлыкның икътисади чиге.
Фото: Татарстан Республикасы буенча Россельхозцентр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев