Чара 6-7 мартта ”Казан Экспо” ХКҮдә уза.
Лаеш районы күргәзмәдә “Кәүсар” АХПКсын тәкъдим итә. Кооператив 2007 елдан бирле берничә дистә фермерны берләштерә. "Кәүсәр" - үрдәк ите һәм ат ите җитештерү һәм эшкәртү предприятиесе. Ит эшкәртү комплексы Татарстан Республикасының Лаеш районында урнашкан. Производство линиясе ай саен 300 тонна әзер продукт җитештерә. Ассортиментка ысланган, какланган деликатеслар, колбасалар, сосискалар һәм паштетлар керә.

"ТатАгроЭкспо" күргәзмәсендә без ел саен катнашабыз. Максат: безнең министрлыкны, җитәкчелекне һәм республиканы хуплау. Татарстанда гына түгел, бөтен Россия буенча популяр булган лаеклы продукция турында сөйләргә”, - дип хәбәр итте “Кәүсәр” авыл хуҗалыгы кооперативының башкарма директоры Эльза Воробьева.
Эльза Воробьева сүзләренчә, җитештерүгә ихтыяҗ зур. Кооператив халыкара базарга чыкты - Төркия һәм Дубай.
Нет комментариев