Лаеш районы «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсендә катнашачак
Киләсе шимбәдә, 2023 елның 16 сентябрендә, «Казан» Агросәнәгать паркы базасында ел саен үткәрелә торган «Осталар шәһәре-2023» авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре республика ярминкәсе-күргәзмәсе узачак.
Күргәзмәдә Татарстанның муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашачак. Алар үзләренең экспозиция мәйданчыгын колледжлар һәм техникумнар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары белән берлектә тәкъдим иттеләр.
Күргәзмә кунакларына пешкән ризык, бөртекле культуралар, агач эшләнмәләре, декоратив-кулланма иҗат эшләнмәләре, металл эшләнмәләр, консервланган продукция, җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продукциясе, тегү эшләнмәләре, йомырка һ.б. булачак. Сәхнәдә республиканың муниципаль районнары вәкилләре әзерләгән иҗади номерлар күрсәтеләчәк.
Оештыручы — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Реклама хокукларында 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев