Лаеш районы суд приставлары 2022 елда бурычлылардан балигъ булмаганнар файдасына 2021 елга караганда 2 тапкырга күбрәк түләткән.
Еш кына приставларга балигъ булмаган балаларын тәрбияләргә мәҗбүр итүгә юнәтелгән чаралар кулланырга туры килә. Иң нәтиҗәле чараның берсе – бурычлыларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту. Шулай итеп, 2022 елда суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсенең структур бүлекчәләре суд приставлары-башкаручылары тарафыннан РФ КоАП 5.35.1 маддәсе буенча 2325 административ беркетмә төзелде (балигъ булмаган баланы тотуга алиментлар түләмәү – ред.). Алимент түләүдән качучы 1008 затка карата РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсе буенча (ата – ананы нигезле сәбәпләрсез суд карарын яки балигъ булмаган балаларны, шулай ук эшкә яраксыз, унсигез яше тулган балаларны тәрбияләү өчен нотариаль расланган килешүне бозып түләмәү) җинаять эшләре кузгатылган –ред.).
Административ җаваплылыкка тартылучылар арасында Лаеш шәһәрендә яшәүче дә бар. Гражданин Ч. суд карары буенча үз кызын карап тоту өчен алиментлар түләргә тиеш, әмма ата-ана бурычын санга сукмаган. Бурычлы кеше теркәлү урыны буенча яшәмәгән, яңа яшәү урыны турында берни дә билгеле түгел. Пристав-башкаручы эзләү эшен башлап җибәрде. Билгеле булганча, бурычлы кеше һәр айның билгеле бер көнендә почта бүлегендә акча күчерү ала. Гражданинны акча алган вакытта тоткарлыйлар, суд приставларының район бүлегенә мәҗбүри рәвештә китерәләр. Пристав РФ КоАП 5.35.1 маддәсе 1 бүлеге буенча административ беркетмә төзеде. Суд тарафыннан 100 сәгатькә мәҗбүри эш рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Нет комментариев