Лаеш районы ветеринария табиблары котыру авыруына каршы бушлай вакцинация үткәрәләр
яңалыклар

Лаеш районы ветеринария табиблары котыру авыруына каршы бушлай вакцинация үткәрәләр

Профилактика - котыру авыруына каршы көрәшүнең иң яхшы ысулы. Шуңа күрә Лаеш РГВО ветеринария табиблары хайваннарны бушлай вакцинацияләү инициативасы белән чыга. Ветеринария табиблары кайчан һәм кайда прививка ясауларын - безнең материалда укыгыз

 

- Вакцина бюджеттан, шуңа күрә вакцинация үзе бушлай. Чыгым материаллары өчен 40 сум гына түләргә кирәк булачак, - дип аңлатма бирде эпизоотиягә каршы эш буенча начальник урынбасары Радик Гаврилов.

Вакцинацияне үткәрү графигы 16:00дән 18:00гә кадәр

-10.05.2023 - Лаеш, «Казан» кибете янында (Лаеш 2нче урта мәктәп янында).

-11.05.2023 - Иске Пристань, кибет янында.

-12.05.3023 - Лаеш, Сәйдәшев урамы, «Пятерочка» кибете янында.


Лаеш районы Ветеренария йорт хайваннарын вакцинацияләү бара вакцинацияләү

Нет комментариев