Лаеш районында аучылык җирләре территорияләрендә рейдлар узачак
яңалыклар

Лаеш районында аучылык җирләре территорияләрендә рейдлар узачак

Республика территориясендә рейд чараларын биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Росгвардия хезмәткәрләре үткәрә.

Аучылык җирләре территориясендә профилактик рейд чаралары суда йөзүче киекләргә ау сезоны ачылу белән башланды. Рейдлар барышында инспекторлар аучылардан утлы корал һәм аны йөртү хокукына документларны, корал һәм кирәк-яракларын ташу кагыйдәләрен, ау кагыйдәләрен һ.б. үтәүне тикшерәләр. Исерек хәлдә булган аучыларны ачыклауга аерым игътибар бирелә.

Моннан тыш, табигатьтә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча таләпләр тикшерелә. Аучыларга каты көнкүреш калдыкларыннан учак ягу,  коры үлән һәм чүп-чарны яндыру, ризык әзерләү өчен махсус янмый торган савытларда ачык ут куллану тыела.

Фото: ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте

 

 


Лаеш районы аучылык җирләре территорияләрендә рейд аучы

Нет комментариев