Лаеш районында дрифт буенча Казан чемпионатының финал ярышлары узачак
яңалыклар

Лаеш районында дрифт буенча Казан чемпионатының финал ярышлары узачак

Автоспорт сөючеләр өчен яхшы хәбәр: дрифт буенча UGOL DRIFT & MEET Казан чемпионатының өченче һәм финал этабын «Казан Экспо» күргәзмә комплексы кабул итәчәк.

Әлеге ярышлар безнең районда 2021 елдан бирле үткәрелә. Ярышларны оештыручылар хәбәр иткәнчә, 2023 елның 20 августында «Казан Экспо» ачык территориясендә тамашачыларны парлы ярышта тәэсирле дрифт, спорт автомобильләре күргәзмәсе, шулай ук дрифт-такси көтәчәк. Көн дәвамында ачык һавада азык-төлек фестивале, диджей-сетлар һәм призлар уйнатулар узачак.

Реклама хокукларында

Фото: «Казан-Экспо»


Лаеш районы дрифт КазпнЭкспо

Нет комментариев