Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш районында яшь блогерлар форумы узачак

Татарстан яшьләре «Со смыслом» яшь блогерларның беренче республика форумында катнаша алачак.

Чара 2024 елның 3 сентябреннән 5 сентябренә кадәр Матюшинода «Волга» яшьләр үзәгендә узачак. Форумга гаризалар 2024 елның 25 августына кадәр кабул ителә. Форумны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Инсайт кешеләр» продюсерлык үзәге оештыра.
ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр иткәнчә, чарага республиканың 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге халкы — яңа гына эшли башлаган яки инде булган блогерлар (telegramда кимендә 1 000 язылучы, «Instagram» да 3 000 язылучы (Россиядә экстремистик оешма дип танылган Meta ныкы), «В контакте» да 3 000 язылучы, 10 000 Youtube каналында язылучылар, tiktok та 30 000 язылучы).
«Со смыслом» Форумы блогерлык җәмәгатьчелеге белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм яшьләр өчен файдалы медиаконтент булдыру өчен мәйданчык булачак. Чара кысаларында яшь блогерларны танылган республика һәм федераль блогерлар катнашында төрле дәрәҗәдәге белем бирү программалары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы форум блогер матюшино лаешта реклама