Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш районында иң зур склад комплексы төзелеше 15-20 мең яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк

Быелның язында DoorHan халыкара концерны Лаеш районы территориясендә 500 000 квадрат метрдан артык мәйданлы логистик комплекс төзү буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыра башлады.

120 гектар мәйданда, проект буенча, 10 корпус булачак, аларның һәрберсенең мәйданы 50-55 мең квадрат метр.

Моннан тыш, проект кысаларында оптималь хезмәт шартларын тәэмин итүче тулай тораклар, бизнес-үзәк, спорт мәйданчыклары, ашханәләр һәм башка объектлар төзү планлаштырыла.

Аның Казан аэропорты, Зур Казан боҗрасы һәм Оренбург тракты янында урнашуы Мәскәү, Екатеринбург, Самара, Пермь, Чиләбе, Түбән Новгород һәм Уфага алып баручы төп трассаларга тоткарлыксыз керүне тәэмин итә.

Технопаркның беренче чираты 2024 ел ахырына төзеләчәк.

https://t. me/laishevoofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы логистик комплекс төзелеше