Бу көннәрдә алар үлән чабалар һәм шәһәрне чәчәк түтәлләре белән бизәп торалар.
Шулай итеп, Ак барс банк хезмәткәрләре тирә-якны матур чәчәк түтәлләре белән бизәделәр.
- Өй янында чисталыкны һәм тәртипне саклагыз, үләнне вакытында чабыгыз, - дип мөрәҗәгать итте Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев. -Төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тотуны Лаеш районының административ-техник инспекциясе башкара. Хокук бозулар өчен штрафлар каралган. Районда тәртип безнең һәрберебездән башлана! Әйдәгез, барыбыз бергә аны саклыйк.
Нет комментариев