Лаеш районында ТР агросәнәгать комплексы казанышларының авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак
«Казан-Экспо» күргәзмә комплексы алтынчы тапкыр «ТатАгроЭкспо-2024» махсуслаштырылган күргәзмәсен уздыру урыны булачак.
Оештыручылар булып Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм республика агросәнәгать инвестицияләр һәм новацияләр үзәге ("РАЦИН"АҖ) тора.
Бөтен Россиядән 370 компания катнашыр дип көтелә. Ике көн дәвамында катнашучылар нәтиҗәле терлекчелек, үсемлекчелек, азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төрү өчен заманча авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм чимал күрсәтәчәкләр. Ким дигәндә 11 000 кунак көтелә.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы эшлекле программаның төп вакыйгасы булачак.
Реклама хокукларында 16+
Фото: ТатАгроЭкспо
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев